Чаллы укучылары Яр Чаллы шәһәре ЗАГС идарәсендә экскурсиядә булды
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 61нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия узды. Алар ЗАГС органнарының эше турында җентекләп белде.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 61нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия узды. Алар ЗАГС органнарының эше турында җентекләп белде.
1 нче балалар сәнгать мәктәбе «Минем әнием – иң яхшысы» дип исемләнгән республика конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс агымдагы елның 18 ноябрендә тәмамлана.
Чаллыдан анда 20 укучы катнашты. Призерлар исеменә 35нче мәктәптән, 77нче гимназиядән һәм 78нче лицейдан 16 укучы лаек булды.
2нче балалар музыка мәктәбе бер миллион сумлык грант отты. Алар «Җиңү музыкасы» программасын гамәлгә ашыру буенча эш башлады.
Проектның максаты – Яр Чаллы шәһәренең яшүсмерләренә өйдә, урамда һәм җәмәгать урыннарында беренче ярдәм күрсәтү, кан китүне туктату һәм чит эйбер сулыш юлларыннан чыгару күнекмәләрен өйрәтү.
Чаллы укытучылары рус телен өйрәнү буенча курслар әзерләде. Быел Алжирда рус телен өйрәнүгә кызыксыну артты. Курсларга 5300 кеше язылды.
Җиңүчеләр 135 мең сум күләмендә исемле еллык стипендия ала. Катнашучылар математика буенча белемнәрен арттырачак.
Россия чемпионаты Нальчик шәһәрендә узды. Сергей Кирсанов 58 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады. Ярышларда 500 спортчы катнашты.
Иртәгә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр мәгариф мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» дигән кайнар элемтә ачыла. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе тарафыннан оештырыла.
Барлык теләүчеләрне «Ачык Лаборатория» дип исемләнгән мәйданчыкка чакыралар. Чара 8 ноябрь көнне уза. Башлана 10:00 сәгатьтә.
Акцияне үткәрү 8 ноябрь көнне 10:00 сәгатькә планлаштырылган. «Татарча диктант» акциясе «Нур» яшьләр үзәгендә утәчәк. Катнашучылар танылган язучы Шәриф Камалның «Матур туганда» әсәреннән өзек язачак.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Калейдоскоп» 130 нчы балалар бакчасында чара узды.
Ул «АЛЕКСАНДРИТ» махсус ата-аналар мәктәбе проекты кысаларында булдырылды. Бу очрашу Чаллыда беренче тапкыр үткәрелде. Чарада әти-әниләр һәм аларның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары катнашты.
Анастасия Коняева алтын медаль алды. Ул кул көрәше буенча җиңү яулады.
«Дюймочка» 105 нче балалар бакчасында очрашу булды. Яшь гаиләләр «КАМАЗ» ГАҖ фәнни-техник үзәге хезмәткәрләре белән очрашты.
«Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары мэрия бинасында булды. Аларга экскурсия үткәрелде.
Ул конкурста катнашты. Чара Кырымда узды.
Конкурста «Миләшкәй» 7нче балалар бакчасы җиңү яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
114 нче «Чаллы мозаикасы» балалар бакчасында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясе узды. Анда хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм җыелды.
Социаль сәясәткә 644 млн сум акча тотылды. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең балаларын мәктәптә бушлай ашатуга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, күпбалалы гаиләләрдәге балаларга, 1-4 сыйныф укучыларга – 293 млн сум акча тотылды.