Яр Чаллыда Әниләр көненә багышланган чаралар башланды
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге мөһим бәйрәм белән Чаллы әниләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәбрикләде. Мэр үз чыгышында хатын-кызларның Яр Чаллы тарихына һәм оешуына керткән өлеше никадәр мөһим булуын ассызыклады: «Безнең шәһәр яши, эшли, шәһәребездә яшәүче барлык милләтләргә һәм халыкларга хөрмәт белән карый. Болар барысына да безне һәрвакыт юаткан һәм кайгырткан әниләр көч куйды. Иң авыр тормыш шартларында олыларны хөрмәт итү, якыннарны ярату һәм кешеләргә булышу. Әниләребезнең мәхәббәте һәм зирәклеге ярдәмендә без хәзерге катлаулы заман да югалып калмабыз», - дип котлады хатын-кызларны бәйрәм белән Наил Мәһдиев.