Чаллылы сабыйларга КДМЦда Яңа ел бүләкләре тапшырылды
В рамках благотворительной акции «Ёлка желаний» детей, находящихся на лечении в Камском детском медицинском центре, поздравили с наступающим Новым годом.
В рамках благотворительной акции «Ёлка желаний» детей, находящихся на лечении в Камском детском медицинском центре, поздравили с наступающим Новым годом.
Яр Чаллы шәһәренең гаилә коруына ярдәм итү үзәгендә ата-аналар һәм балалар өчен “Энергия процветания” хәйрия фонды белән берлектә “Тылсымлы Яңа ел” дигән бәйрәм чарасы уздырды.
Тамашадан соң балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.
Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов шәһәр предпиятиясе җитәкчесе Руслан Якушев белән берлектә мобилизацияләнгән гаилә балаларын кинотеатрга “Приключение Тедди” мультфильмен карарга алып бардылар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр Советының чираттагы утырышы алдыннан депутатлар корпусы, Башкарма комитет идарәләре җитәкчеләре “Теләкләр чыршысы”ннан “Асылташ” приютында тәрбияләнүче балаларның теләкләре язылган шарларны алдылар. Наил Мәһдиев өч шарны алды һәм яңа елга кадәр балаларның теләкләрен үтәргә вәгъдә итте. Бүген ул вәгъдәсен үтәде.
Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре чыршы бәйрәменә җыелды
26 нчы декабрь көнне Кама балалар медицина үзәгендә ел саен уздырыла торган “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе узачак. Бер ай дәвамында мәгариф учрежденияләре студентлары “Муковисцидоз” диогназы куелган балаларга бүләкләр җыйдылар.
Новогодний праздник «Батл пушистых» для детей из замещающих семей организовали специалисты Центра содействия семейному устройству г. Набережные Челны в молодежном центре «Шатлык».
Артистлар “Красавица и чудовище” музыкаль спектаклен тәкъдим иттеләр
В большом зале картинной галереи прошло торжественное открытие выставки «Школа акварели Сергея Андрияки. Мастер и ученик».
Яшьләр үзәгендә балаларга театральләштерелгән яңа ел программасы тәкъдим ителде.
Быел фестивальнең сайлап алу турында 80нән артык яшь музыкант катнашты, шуларның 50се гала-концерт финалына үтте. Балалар башкаруында заманча, классик һәм халык музыкасы яңгырады.
“Аленький цветочек” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Яңа ел трамваенда шәһәр буйлап сәяхәт кылдылар.
111нче «Батыр» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бер мизгелгә театрның серле дөньясына чумды. Чаллы дәүләт курчак театрының ачык персоналы балаларга курчаклар, аларның килеп чыгышы, мондый "актерлар"ны ничек һәм кем ясавы, костюмнар һәм декорацияләр турында сөйләде. Монда идән буйлап йөри белүче "планшет" атамалы курчаклар, марионеткалар, бармакка киеп уйный торган курчаклар да бар. Экскурсия ахырында балалар сәхнәгә менделәр.
Яр Чаллыда мэр катнашында традицион чыршы бәйрәмнәребашланды. Бәйрәмнәр шәһәрнең төрле учреждениеләрендә узачак, бу юлы балалар “Мастеровые”рус драма театрында Яңа ел әкиятен карадылар.Театрның яңа бинасын гирляндалар белән бизәгәннәр, ә яшь тамашачыларны Яңа ел чыршысы һәм аниматорлар каршы алды.
25 декабрьдә татар драма театрында «Ак калфак» милли костюм фестивале узачак. Биредә ярминкә - әйберләр сату, мастер-класслар, милли костюм конкурсы оештырыла. Милли костюм конкурсында катнашу өчен гаризаны монда калдырырга мөмкин: https://wa.me/79047677908 .
17-20 декабрьдә Мәскәү шәһәрендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучыларның беренче съезды уза. Татарстан Республикасыннан 15 актив кыз һәм малай катнаша. Алар арасында ел активистлары – «Большая перемена» проектының төбәк командасы координаторы Камилә Юнысова, Кира Рәхимуллина Татарстан Республикасы Иреклеләр җәмгыяте вәкиле Гүзәлия Сираҗиева. Чара кысаларында дискуссия мәйданчыклары һәм панель сессияләр, агарту һәм мәдәни очрашулар планлаштырылган.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр, талантлы балалар һәм яшьләр, ТР мәдәният министрлыгы стипендиатлары һәм яшь белгечләр белән очрашты. Министр белән очрашуга балалар сәнгать мәктәбенең һәм Чаллы сәнгать көллиятенең иң талантлы 35 укучысы, шулай ук призерлар тәрбияләгән укытучылар чакырылган иде. Тантанага Россиянең XXI Яшьләр Дельфия уеннары, "Хорлар көрәше" Бөтенроссия конкурсы, "Россиянең яшь талантлары" Бөтенроссия конкурсы, 2022 елда балалар мәдәни форумында катнашучылар, «Абилимпикс» физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионатта җиңүчеләр һәм 2022 елда стипендия алган Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы стипендиатлары җыелды. «Мин сезне монда күрүемә бик шат. Бүген мин сезнең белән эчкерсез диалог телим. Әйдәгез сезнең өчен мәдәниятнең нәрсә икәнлеге турында бергәләп уйланыйк», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Ирада Әюпова.
Яр Чаллыда юбилярлар парады – 60, 55 һәм 50 ел бергә яшәгән парларны котлау тантанасы узды. "Безнең Яр Чаллыда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү традициясе барлыкка килде. Тантаналар сараенда җылы атмосферада балалар, оныклар һәм оныкчыклар белән бергә бүген бриллиант, зөбәрҗәт, алтын юбилярлар-шәһәребезнең хөрмәтле гаиләләре, лаеклы хезмәт юлы үткән, матур балалар тәрбияләгән парларны хөрмәтлибез", - дип уртаклашты Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина. Юбилярларга Дәүләт Думасы депутаты һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шәһәр иҗат коллективлары чыгышлары тантананың күңелле өстәмәсе булды.
Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен 88нче мәктәптә 1нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең «Сәнгать белән рухландырылган» дип исемләнгән күргәзмәсе узды. Эшләр төрле техникада башкарылды. Күргәзмәләр балаларга үзләрен тормышка ашыруга беренче адымнар ясарга, тамашачы буларак үз эшләрен күрергә, шәхес буларак урнашырга һәм үз хезмәтенең әһәмиятен аңларга ярдәм итә.