Мәдәният
Чаллылылар хакыйкать һәм батырлык шагыйрен искә алу көнен оештырды
Бүген татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Бөек милләттәшебезне елдагыча ЯрЧаллыда да хөрмәтләп искә алдылар. ГЭС бистәсендә Муса Җәлилгә куелган һәйкәл янында шигъри очрашу – митинг булды. Анда шагыйрьнең иҗатын яраткан милли җанлы балалар җыелды. ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре иясе, язучы Факил Сафин ил тарихында Муса Җәлилнең иҗаты әһәмиятен ассызыклады. Фашистларга каршы үткен каләме белән көрәшүче батыр милләттәшебезнең сүзләре бервакытта да телләрдән төшмәс, чөнки алар Туган илгә дан җырлый.