Автокалада роботлар күргәзмәсе ачылды
Проект 10 мартта «Сәүдә кварталы» сәүдә үзәгендә ачыла һәм 23 апрельгә кадәр эшләячәк. Музейда Бөтен дөньядан 85 робот белән танышырга мөмкин.
Проект 10 мартта «Сәүдә кварталы» сәүдә үзәгендә ачыла һәм 23 апрельгә кадәр эшләячәк. Музейда Бөтен дөньядан 85 робот белән танышырга мөмкин.
Фестивальдә катнашу өчен 30 мартка кадәр гаризаны mcnur@mail.ru электрон адресына җидәрергә кирәк.
Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Ләйсән Исламгәрәеваның «Гади бәхет» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә 50дән артык рәсем әсәрләре тәкъдим ителгән. Күргәзмә 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
“Витязь”олимпия резервы спорт мәктәбендә ял көннәрендә "ЗАРНИЦА" хәрби-патриотик уены узды, анда 170тән артык бала катнашты, алар арасында спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән тыш, шәһәрнең мәгариф учреждениеләреннән чакырылган балалар да бар иде.
20 февральдән 5 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының ирекле (волонтерлар) җәмәгатьчелеге тарафыннан сменалар үткәрүгә конкурс игълан ителде.
15 мартта 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә Престиж Кубогына чираттагы интеллектуаль уен узачак. Уеннар ай саен уза. Март аенда уенның темасы: чит теллелек модамы, әллә кирәкме?»
Үзәк шәһәр китапханәсенең сәнгать бүлеге 19 март көнне винил пластинкаларын бәяләүчеләрне очрашуга чакыра.
Барлык катнашкан командаларга фестивальнең партнерларыннан һәм Лигадан бүләкләр тапшырылды.
Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан Комсомол районы халкы өчен «Хатын-кызлар, сезнең исем –камиллек” дип аталган бәйрәм концерты узды.
Бүген Комсомол районы хакимиятендә 1-2 сыйныф укучылары арасында «Әни өчен бизәк» дигән иҗади эшләрнең район конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашучылар төрле брошюралар, муенсалар, беләзекләр, алкалар ясаганнар.
Үзәк районда 8 Март хөрмәтенә бәйрәм концерты узды.
Архив документлары нигезендә тарих белән кызыксынуны арттыру, архив документларын популярлаштыру, шулай ук алар белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт архивы «Архивные фонды – науке и краеведению» «Фән һәм туган як тарихын өйрәнүдә архив фондлары» дип аталган документаль басмалар конкурсы уздыра.
3 мартта «Нур» яшьләр үзәгендә "Ачык галерея" фестиваль-конкурсы турында фикер алышу өчен рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар һәм актив яшьләр очраштылар.
Үзәк районда традиция буенча махсус хәрби операциядә катнашкан Яр Чаллы гаиләләренә ярдәм акцияләре уза.
8 Март алдыннан шәһәрнең өч районында да шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән азык-төлек җыелмалары таратыла башлады. Котлауларны Ватанны саклаучыларның әниләре һәм хатыннары кабул итә.
Яр Чаллыда ел саен «Әдәби Оскар» премиясе узачак, ул Яр Чаллы шәһәренең талантлы яшьләрен берләштерәчәк һәм әдәби иҗатта иң яхшыларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Премия 23 мартта 16:00 сәгатьтә «Нур»яшьләр үзәгендә узачак.
«Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган интеллектуаль уен һәм «әдәби Татарстан» укучылар конкурсы белән тематик чара узды.Әлеге чара өч әдәбиятчының: Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Габдулла Тукайның иҗади мирасы истәлегенә багышланган.
Конкурс әдәбият, сынлы сәнгать, музыка һәм башкару сәнгате, театр сәнгате номинацияләре буенча үткәрелә.
2 мартта картиналар галереясының зур залында шәһәрнең «Ел рәссамы-2022»конкурс күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды.
«LADY MAMA-2023» – уникаль матурлык фестивале. Ел саен үткәрелә торган конкурсның финалы 6 мартта «Нур» яшьләр үзәгендә узачак.