Төзүчеләр көнен бәйрәм итү салют белән тәмамланды
Төзүчеләр көне программасының кичке өлешендә Яр буе паркы мәйданында «Синяя птица» вокал-инструменталь ансамбле, ТР атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм PIZZA төркеме чыгыш ясады.
Төзүчеләр көне программасының кичке өлешендә Яр буе паркы мәйданында «Синяя птица» вокал-инструменталь ансамбле, ТР атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм PIZZA төркеме чыгыш ясады.
Быелгы яңалык — ике музыкаль сәхнә булуы. Зур сәхнәдә Казанның Yummy Music инди-лейблы артистлары чыгыш ясаячак. Программада — УСАЛ рэпкор-төркеме, GAUGA рок-төркеме, ОММАЖ синти-поп төркеме, qaynar лабораториясе һәм автор-башкаручылар — Fauzia һәм Said Olur. Музыкаль программаны Казанның Bazzar проекты артисты — DJ Сулейман тәмамлаячак.
3 нче балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Мәскәүдә узган балалар мәдәни форумында булдылар. Балаларның Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимовага шәхсән сорау бирү яки үз проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге бар.
Үзәк районында, Шәһәр көне алдыннан, "Яшисе килгән шәһәр" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Кама Яр буенда безнең ак шәһәрне барлыкка китергән беренче төзүчеләрне Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов сәламләде.
10 августта ГЭСның 3нче комплексы ишегалдында шәһәр халкы «Матурлыкка омтылдык» спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль шәһәрдәшләребезнең ГЭС турындагы шәхси тарихларыннан тупланган. Спектакль Таһир Сөнгатуллинның ГЭС. Перезагрузка депутатлар штабы ярдәме белән куела.
11 августта Шәһәр көне кысаларында Энтузиастлар бульварында шахмат бәйрәме узачак. «Шахмат сәнгате» театраль куелышында Морфиның атаклы шахмат опера партиясе күрсәтеләчәк, ул 17:00 сәгатьтә башлана.
Г. М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең зур залында тантаналы рәвештә И.Н. Крамский исемендәге Ирекле рәссамнар бердәмлек күргәзмәсе ачылды.
9 августта үзәк шәһәр китапханәсенең җәйге уку залы барлык китап сөючеләрне Шәһәр көнен бәйрәм итәргә чакыра.
12 августта эшләүче яшьләр арасында «Крутая пятерка-2023»пейнтбол турниры узачак. Биш кешедән торган предприятие һәм оешма командалары катнаша ала, катнашучыларның яше 35 яшькә кадәр.
Бүген 49 комплекста яшәүчеләр өчен 49/22 йорт ишегалдында «Ишегалды бәйрәме» узды.Чарада муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов катнашты. Чарада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга сертификатлар тапшырылды.Балалар өчен уен мәйданнары, интерактив зоналар, мастер-класслар оештырылган.
Build The Earth проекты кысаларында "Миллиард.Татар" оештырган иң масштаблы "Таткрафт 3.0.Финал" чара тәмамланды. Бу юлы катнашучылар үз корылмаларын Казанда гына түгел, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистайда төзеделәр. Хәзер жюри әгъзалары баллар санап бара. Җиңүчеләрне бу җомга, 11 августта игълан итәчәкләр.
«Волейбольный город» партия проекты кысаларында 20 августта Габдулла Тукай исемендәге яр буендагы үзәк пляжда ир-атлар арасында волейбол буенча турнир узачак. Уеннар 10.00 сәгатьтә башлана. Командалар лимиты 16.
6 августта "Җиңү" манежында «Drone Fest» дроннар фестивале узды, ул технологияләр сөючеләрне һәм спорт дроннарын яратучыларны бергә җыйды.
Җиңүчеләр мәдәният, сәнгать һәм иҗади индустрияләр өлкәсендәге проектларга ярдәм ала алачак. Конкурста коммерцияле булмаган оешмалар, муниципаль учреждениеләр һәм коммерция оешмалары һәм шәхси эшкуарлар катнаша ала.
Тукай районының Шилнә урманында зур спорт һәм туризм чарасы – Юрий Белоусов исемендәге туризм фестивале уза. Быел ул 6нчы тапкыр, 2-3 сентябрьдә туризмга битараф булмаган, табигатьне һәм спортны бар җаны-тәне белән яратучыларны үзендә җыячак
Анда танылган автоспортчылар катнашачак. «Техногород» һәм «КАМАЗ-мастер»командаларының иң яшь катнашучылары да үз осталыкларын күрсәтәчәк.
6 августта 13: 00 сәгатьтә «Җиңү» манежында икенче дроннар фестивале узачак.
Үзәк районында икенче ел рәттән "Комплекста мультфильмнар карыйбыз!" җәйге проекты уңышлы тормышка ашырыла. Чара шәһәрнең 34 микрорайонында атнага өч тапкыр Үзәк район администрациясе, ТИҮ рәисләре, "Татаркино" кинопроектларга ярдәм итү Яр Чаллы филиалы һәм "Время кино" фестивальләрен оештыру буенча Дирекциясе катнашында уза. Ике җәйге айда 44 күрсәтү оештырылган.
Үзәк шәһәр китапханәсе 8 августта 15:00-17:00 сәгатьләрдә Бөтендөнья мәчеләр көне уңаеннан бу җәйнең иң йомшак фестиваленә чакыра.
Мәдәни инициативаларның Президент фонды 2023 елның 25 июленнән 1 сентябренә кадәр яңа грант конкурсы башлануын игълан итте.