Күрү сәләте бозылган балаларга "тылсымлы карандашлар" бүләк иттеләр
8 нче балалар бакчасында "РИТЭК" җитәкчесе Алексей Палий белән кызыклы очрашу булды. Ул күрү сәләте бозылган балалар өчен "Иллюстрацияле китаплар" фондының балалар китаплары комплектларын алып килә. Алар ярдәмендә балалар Россия халыклары иҗаты белән таныша һәм төрле илләр һәм континентлар буенча виртуаль сәяхәтләр ясый алачак.