Яр Чаллыда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ туры узачак
2 һәм 3 мартта «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зональ туры узачак.
2 һәм 3 мартта «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зональ туры узачак.
Автозавод районында Халыкара туган тел көне уңаеннан тематик чаралар үткәрелде.
Комсомол районында, язның беренче көнендә, «Огниво» 16 нчы балалар иҗат үзәгендә «Яз һәм хатын-кыз аерылгысыз!» дип исемләнгән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды. Чарада катнашучыларны Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин сәламләде. «Сезгә чын күңелдән күтәренке кәеф һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм игелек насыйп булсын!» ,- диде ул.
«LADY MAMA-2022» – уникаль матурлык фестивале. Ел саен үткәрелә торган конкурсның финалы 4 мартта «Нур» яшьләр үзәгендә узачак. Башлана 16:00 сәгатьтә.
Комсомол районында Евгений Никанорович Батенчук һәйкәле янында Яр Чаллы төзүчесе, КамГЭСэнергостройның беренче директоры тууына 108 ел тулу уңаеннан чәчәкләр салу тантанасы узды. Легендар төзүчене искә алырга Социалистик Хезмәт Герое, шәһәрнең Мактаулы гражданнары, Шәһәр Советы депутатлары, «КамГЭСэнергострой» предприятиесе ветераннары, шәһәрнең төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре килде.
Университет базасында «Җиңүгә юл» дип исемләнгән хәрби-тарихи уен өченче ел үткәрелә. Оештыручылар – тарих-география факультеты студентлары, университетның «Җиңү варислары» хәрби-тарихи клубы катнашучылары. 2 ел дәвамында уен Яр Чаллы шәһәре мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде.
Мәдәният сарае холлында бәйрәм кунакларын 82 нче кадет мәктәбенең тынлы инструментлар оркестры һәм «тере коридор» формасында тезелгән 49 нчы мәктәп кадетлары каршы алды. Алар чакырылганнарга котлау кәгазьләре тапшырдылар.
«Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VII республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу туры узды, ул Татарстан Республикасының ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланды.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина инициативасы белән Яр Чаллы шәһәрендә «Мастеровые» рус драма театрын төзү мәйданчыгында эшлекле киңәшмә узды.
Бүген "Энергетик" мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Россиягә тугры уллар" дигән бәйрәм концерты булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Яр Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов катнашты.
Яр Чаллыда «Балкыш» ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең сайлап алу туры уза.
Халыкара туган тел көне алдыннан Шәһәр үзәк китапханәсендә ел саен үткәрелә торган «Многоликие Челны» Край халыкларының милли мәдәниятләре һәм әдәбиятларының китапханә фестивале узды. Ул «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» МАМУ белән берлектә оештырылды.
Чаллылыларны татар каллиграфиясе күргәзмәсенә чакыралар
2022 елдан «Пушкин картасы» лимиты 2000 сумга арткан һәм аның буенча кинотеатрларга да йөреп була. Программаның яңалыклары турында Яр Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев сөйләде.
15 февральдә Россия Федерациясендә Ватаныбыздан читтә: Әфганстанда, Чечняда, Дагстанда, Осетиядә һәм Сириядә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Быел совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел. Гаскәрләрне ничек чыгару һәм әфганчыларның ничек сугышуы, Россия сугышчыларының ныклыгын, батырлыгын раслый торган реаль вакыйгалар булып тора.
2022 елның 15 февралендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән үткәрелә торган «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр иҗат коллективларының округ фестивале кысаларында Афишалар һәм плакатлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана.
2022 елның 24 февралендә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Славься, Отечество!» Бөтенроссия патриотик иҗат фестивале узачак. Фестивальне Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәмендә «КАМАЗ» мәдәният йорты оештыра.
15 февраль, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйре исемендәге скверда истәлекле чара узды. Герой-шагыйрь һәйкәле янына җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аның иҗатын сөючеләр җыелды.
15 һәм 16 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры артистлары чыгыш ясаячак. Татар драма театры сәхнәсендә актерлар чаллылыларга «Җиләк-җимеш белән номер» һәм Озын гомерле» комедияләрен тәкъдим итәчәк. Башлана 13:00дә һәм 19:00дә.
15 февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйре исемендәге скверда истәлекле чара узачак. 14:00 сәгатьтә күренекле язучы һәйкәле янына җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аның иҗатын яратучылар җыелачак. Катнашучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыячак, аның тормышы һәм иҗаты фрагментларын искә төшерәчәкләр.