"Мастеровые" театрында төзелеш тәмамланып килә
«Мастеровые» рус драма театры төзелеше финиш сызыгына чыга. Яңа бина 13 мең кв. метрлы һәм дүрт катлы биеклектә булачак. Объектның бәясе – 1 миллиард 800 миллион сум.
«Мастеровые» рус драма театры төзелеше финиш сызыгына чыга. Яңа бина 13 мең кв. метрлы һәм дүрт катлы биеклектә булачак. Объектның бәясе – 1 миллиард 800 миллион сум.
Киләсе чәршәмбе көнне Азатлык мәйданында «Кояш баегач музыка» чарасы узачак. Аны Чаллы шәһәре хакимияте белән берлектә «Stezya» проекты җитәкчесе һәм музыкант Динар Биләлов оештыра.
9 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә Җиңү паркында «БАТАРЕЙКА» фестивале узачак. Катнашуга теләгән һәркем чакырыла. Фестивальдә шулай ук коллективлар, ансамбльләр һәм автор башкаручылар да катнаша ала.
Яшь ленинчылар бульварында, Җиңү паркында яшь чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен чаралар узды.
Зур масштаблы театральләштерелгән тамаша һәм лаеклы бүләкләр тапшырганнан соң, сәхнәгә шәһәребезнең иҗат коллективлары чыкты. Тольятти каскадерларының экстремаль тамашасы бәйрәмне ачып җибәрде.
Төзүчеләр көнен бәйрәм итү яр буе паркы мәйданында Яр Чаллы шәһәре төзелешенә багышланган фотокүргәзмәдән башланды. Бәйрәм кунаклары ярты миллионлы шәһәр һәм «КАМАЗ» автогиганты төзелешенең тарихи кадрлары белән таныша алды.
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Сания Шәрип кызы Әхмәтова һәм Минизакия Әбулкарам кызы Гайнуллина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Шәһәрнең барлык районнарында ачык һавада фильмнар карау оештырылган. Бергәләп кино карау күршеләрне берләштерә, дип саный Комсомол районы халкы. ГЭС поселогының 1 комплексында фильм карарга 300дән артык кеше җыелды.
Киләсе ялларда яаллылыларны һәм шәһәребез кунакларын интеллектуаль татар квесты, UT FEST Татар мәдәнияте фестивале һәм башка бик күп чаралар сөендерәчәк.
Чаллыда URBANTATAR берләшмәсе беренче тапкыр “UT FEST” дип исемләнгән яңа татар мәдәнияте фестивале уздырачак. Чара 13 августка планлаштырылган. Ул “Азатлык” мәйданында кичке дүрттән 22:00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Аның кысаларында Казанның Yummy Music инди-лейблы резидентлары һәм Aman Po-Kaifu Мәскәү диджейы чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук биредә төрле мастер-классларда катнашып осталыгыңны чараларга да мөмкин булачак. Урында татар китаплары һәм төрле кул эшләнмәләре тәкъдим ителүче сәүдә мәйданчыклары да эшләячәк. Моннан тыш, теләге булганнарны автобуска утыртып, шәһәр буенча экскурсиягә дә алып китәчәкләр.
Энтузиастлар бульварында «N шәһәрендә» бәйрәм концерты булды. Шәһәр көненә "Кызыл тау" мәдәният үзәге 18 иҗади номер әзерләде. Бәйрәм программасы татар җырлары һәм биюләренә бай иде.
30 августта Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәчәкләр.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшырылды. Мөһим документны чаллылыларга ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова тапшырды.
52/31 торак йортында ишегалды бәйрәме узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, шәһәр Советы депутаты Виктор Поляков, Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов катнашты.
Комсомол районында Дан аллеясында 1 нче комплекста яшәүчеләрнең традицион бәйрәме узды. Чараны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлзадә Рзаева алып барды. Ул тамашачыларны шәһәр тарихы аллеясы буенча хәтирәләрен яңартты. Чулмандагы матур шәһәребезнең, Түбән Кама ГЭСының һәм КАМАЗ заводлары комплексының мөһим үсеш мизгелләренә кагылышлы фактларны искәрләп үтте.
Шәһәрнең рәсми сайты 10 августта нинди чаралар үтүен хәбәр итте.
Кичә чаллылылар өчен ЗЯБ бистәсендә һәм Автозавод районының 27/01 йорты ишегалдында әкиятләр аллеясында Ишегалды бәйрәме булды. Аниматорлар балалар өчен күңел ачу чаралары оештырды, яшь шәһәрлеләр хәрәкәтле уеннарда мәйданчыкларда уйнадылар һәм батутта сикерделәр.
12-21 августта 8:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Камаз» мәдәният сарае каршындагы мәйданда һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә ел саен уздырыла торган «Бал ярминкәсе-2022» узачак.
Шәһәр халкы Үзәк урамның тарихы белән танышты һәм мәчеттән аркага кадәр экскурсовод белән үтте.
7 августта Марат Бибишев исемендәге театр паркында "Кәеф-җәй" концерт программасы булды. Чара барышында ретро-шлягерлар, классик музыканың иң яхшы үрнәкләре, автор җырлары, шулай ук заманча хитлар яңгырады. Тамашачылар белән тере интерактив, флешмоб, беркемне дә битараф калдырмады.