Чаллы эшмәкәре бизнес үсеше өчен бер процентлы микрозаймга ия булды
Светлана Фуженкова ТР Икътисад министрлыгыннан "бер процентлы" микрозайм алган быел беренче эшмәкәр булды. Алынган акчаларны ул үз эшенә, узган ел ачкан балалар аяк киеме кибетен үстерүгә юнәлдерергә планлаштыра. Светлана Фуженкова бер процентлы ташламалы микрозаймын кибет ассортиментын тулыландыруга, кышкы балалар аяк киемен сатып алуга кулланачак.