Наил Мәһдиев «Агросила-Молоко» заводында булды
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Агросила» АҖ структурасына керүче «Агросила-Молоко» сөт комбинаты җитештерүе белән танышты. Мэр өчен экскурсияне «Агросила» АҖ генераль директорының «Агросила-Молоко» эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Байрашева үткәрде. Предприятиедә ул 33 ел эшли, соңгы өч елны җитәкче вазифасында.