Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,42% тәшкил итә
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,42% тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 0,52% тәшкил итә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,42% тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 0,52% тәшкил итә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.
14 июньдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+9˚. Көндез максималь һава температурасы +22..+26˚.
13 июньдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+7˚. Көндез максималь һава температурасы +19..+23˚.
Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының микрофинанс продуктлары буенча процент ставкалары киметелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тотрыклы икътисад үсеше буенча эшче төркем белән Яр Чаллыга килде. Төркем составында: икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин , сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова . Эш сәфәренең максаты – җитештерү өлкәсендәге агымдагы вәзгыять белән танышу һәм фараз күрсәткечләре буенча фикер алышу.
Татарстанда аз керемлеләр өчен социаль контрактны уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гражданнар төзи ала. Контракт шартлары нигезендә, дәүләт түләүсез пособиеләр бирә, ә гражданин гаиләнең матди хәлен яхшыртырга тиеш.
9 июньдә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне узачак. Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшмәкәрләргә консультация бирәчәкләр. Кабул итү (8552) 32-05-44, 32-05-99 телефоннары буенча алдан язылып башкарылачак.
Россия Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча инспекциясе хәбәр иткәнчә, 9 июнь көнне 10:00 сәгатьтә «Махсус салым режимнарын куллану үзенчәлекләре, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган системасын куллану» темасына вебинар үткәрү планлаштырыла.
2022 елда мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру өчен дәүләт бюджетыннан матди ярдәм рәвешендә 6,3 млн сум бүлеп бирелгән. Шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә 11,6 млн сум бүлеп бирелгән.
Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе шәһәр эшмәкәрләренең бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү структурасы учреждениеләре белән очрашулары циклын яңадан башлап җибәрә.
5 июньдә билгеләп үтелүче Эколог көне уңаеннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова «Эко Сила НЧ» ҖЧҖ предприятиесендә булды. Компаниягә 2017 елның ноябрендә нигез салынган. Бүгенге көндә биредә 35 кеше эшли.
Алнаши – Түбән Кама – Алнаши, Түбән Кама – Яр Чаллы – Түбән Кама һәм Якты Күл – Яр Чаллы – Якты Күл юнәлешендәге шәһәр яны поездлары 12 июньнән көн саен йөри башлаячак.
27 июньдә 14:00дә шәһәр мэриясендә С.П.Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинатының җитештерү-җылыту котельныйларын реконструкцияләү буенча ачык тыңлаулар узачак.
1 июньнән гаиләләргә бирелә торган айлык пособиенең өчесенең күләме артты: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр, шулай ук йөкле хатыннарга түләүләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә.
Балаларны яклау көнендә Үзәк районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Алексей Тарабукин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласовның ярдәмчеләре Людмила Кунце һәм Эдуард Сабиров Үзәк районы территориясендә яшәүче күп балалы Быдановлар гаиләсендә кунакта булдылар. Станислав белән Анна тугыз бала тәрбиялиләр, өлкәнрәкләре – студентлар, ә иң кечкенәсенә – алты яшь.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе 2022 елның 27 маеннан түбәндәге микрофинанс продуктлары буенча процент ставкаларын киметте: «Импортны алыштыру» программасы 9,5%тан 7%ка кадәр; «Ярдәм» программасы 13,5%тан 9%ка кадәр; «Экспортны үстерү» программасы буенча 9,5%максималь ставкадан9%ка кадәр.
Конкурста 35 яшькә кадәрге, Татарстанда теркәлгән һәм эшләүче РФ гражданнары катнаша ала. Конкурсның уникаль үзенчәлеге шунда: яшь белгечләр, галимнәр, укытучылар, шул исәптән никахлашмаган кешеләр торак алырга мөмкин.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды белгечләре телефон аша шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәгълүматларны тапшыруны тыя торган законнарны бозмыйча, гражданнарга контакт-үзәк телефоны аша аларның пенсия һәм социаль хокуклары турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итә ала. Моның өчен яшерен код-сүз булдырырга кирәк, алга таба шәхси мәгълүматлар, һичшиксез, өченче затларга эләкмәячәк.
Бүген Яр Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышына производствода бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү буенча бурычлары булган һәм хезмәт хакы түбән булган предприятиеләр чакырылган иде.
Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештырылган "Уңыш территориясе" бизнес-мәктәбендә укуда 30дан артык бала һәм яшүсмер катнашты. Тугыз ай эчендә 10-17 яшьлек балалар эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнделәр, кирәкле күнекмәләр һәм компетенцияләргә ия булдылар, үзләренең беренче бизнес-проектларын булдыра алдылар.