Яр Чаллыда Денис Мацуев чыгыш ясады
Яр Чаллының Орган залында Россия Федерациясенең халык артисты, пианист-виртуоз Денис Мацуев концерты булды. Чара КАМАЗның беренче автомобилен җитештерүгә бер ел тулуга багышланган иде. 1976 елның 16 февралендә автомобиль заводының төп җыю конвейерыннан беренче Камаз йөк машинасы төшә.