Яр Чаллы эшкуарлары үз проблемаларын ведомствоара комиссия белән тикшерделәр
Комиссия утырышына түбәндәге мәсьәләләр буенча предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган: салымнар һәм җыемнар буенча бурыч, производствода бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү буенча, хезмәт хакы һәм хезмәт хакының түбән дәрәҗәсе.