Яр Чаллыда Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәреләчәк
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләрен «Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» акциясендә катнашырга чакыра. Әлеге чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында 9 апрель көнне 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак.