Чаллы ИТ-паркына 12 ел тулды
Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәренең ИT-паркында 62 резидент, 12 сервис резиденты һәм бизнес-инкубаторның 10 резиденты эшли. Август аенда Чаллы мәйданчыгы үзенең 12 еллыгын билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәренең ИT-паркында 62 резидент, 12 сервис резиденты һәм бизнес-инкубаторның 10 резиденты эшли. Август аенда Чаллы мәйданчыгы үзенең 12 еллыгын билгеләп үтте.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Строитель» стадионы каршындагы мәйданчыкта, ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территорияләрендә үз эшен дәвам итте. Чаллы халкына 1000 тоннадан артык сыйфатлы ризык тәкъдим иттелде.
Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасында форум узды.
Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалында чара узды. Бирегә килүчеләр предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте белгечләре белән сөйләшеп, вакансияләр турында тулы мәгълүмат алды.
Чарада шәһәрнең 12 эре предприятияләренең кадрлар бүлеге вәкилләре катнаша. 17октябрь көнне «Рәсәй эше» кадрлар үзәге «Нур» яшьләр үзәгендә вакансияләр ярминкәсен оештыра. Башлана 10:00 сәгатьтә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советы утырышын уздырды. Чаллының өч проекты бүген республиканың Инвестицион советында хупланды.
Чаллы салым инспекциясе, 2024 елның 1 декабренә кадәр 2023 елга милек салымын, түләргә өнди. Әгәрдә шәһәрдәшләребез www.nalog.ru сайтында шәхси кабинетта теркәлү үткән икән, аларга бу хакта игълан электрон рәвештә генә җибәреләчәк.
Киләсе ярминкәләр 19 октябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында уза.
Вебинар 17 октябрь көнне уза. Башлана 10:00 сәгатьтә. Вебинарның спикеры — Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина.
2024 ел башыннан Татарстанның 20 меңнән артык гаиләсе бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Гаилә бала тугач бирелә торган пособие бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды, аны Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ата-аналарның берсенә бирә. Әлеге төр түләүне финанслауга барлыгы 502 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Очрашу шәхси сәнагать паркы базасында узды. Чарада Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Родион Карпов , Татарстан Республикасы Инвестиция венчур фонды директоры беренче урынбасары Марсель Корбанов , «Кама инновацион территориаль җитештерү кластеры» ассоциациясе вице-президенты Марат Гайнуллин , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм «Җиһазлар базасы» сәнәгать паркы җитәкчесе Иван Кузьмин катнашты.
8 октябрьдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Яр Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итте.
Чаллылылар «БЕЗБЕРГӘ» Халыкара премиясендә җиңүче булды. Биш проект җиңү яулады. Алар волонтерлык өлкәсендә иң яхшылары булды.
Чаллы IТ-паркында беренче тапкыр спорт өлкәсендә программалаштыру буенча ярышлар узды. Мактау пьедесталын алты катнашучы яулап алды. Финалда Кама аръягы төбәгенең уку йортларыннан 20 укучы һәм сигез студент катнашты.
10 октябрьдә 12:00дән 16:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы буенча Роспотребнадзор белгечләре Низаметдинов урамы, 14 йорт адресы буенча территориаль бүлектә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә консультация бирә. Эшмәкәрләрне кабул итүгә 32-06-07 телефоны буенча алдан язылып була.
Вакытлыча эшсез калганнарга яисә эш урынын алыштырырга теләүчеләргә социаль контракт буенча акча каралган. Бу турыда ТР Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы буенча идарә башлыгы Ленар Шакиров хәбәр итте.
Яр Чаллы шәһәрендә 6600 күп балалы гаилә теркәлгән. Аларда 20685 бала тәрбияләнә. Хәзер барлык гаиләләрнең дә махсус таныклыклары булачак.
Бүген Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. «Южный» агросәнәгать паркына, «Төзүче» стадионына һәм ипподромга республиканың төрле районнарыннан авыл хуҗалыгы уңганнары җыелды.
Бүген Чаллыга бик күп дәрәҗәле кунаклар килде. Алар арасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов , Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов та бар.
Орган залы янында Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән техника күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне дәрәҗәле кунакларга Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко күрсәтте.