Чаллылыларны аномаль салкын һава торышы турында кисәтәләр
Якынча фараз буенча, 9-10 февральдә республикада һава торышына аз болытлы антициклон йогынты ясый башлаячак. Төнлә һава температурасы -27..-32°, көндез -19..-24°. Уртача температура нормадан 10-13 градуска түбән булыр дип көтелә.