7 нче поликлиникада чит ил гражданнарын вакцинацияләү дәвам итә
Яр Чаллының 7 нче шәһәр поликлиникасында COVID-19дан чит ил гражданнарына вакцинация ясау дәвам итә.
Яр Чаллының 7 нче шәһәр поликлиникасында COVID-19дан чит ил гражданнарына вакцинация ясау дәвам итә.
Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре буенча Россия Пенсия фонды пенсионерларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәсе бүлекчәләренә һәм илтеп тапшыру хезмәтенә 1 496 380 мең сум акча юнәлдерүен хәбәр итә.
Кичә шәһәрдә бильярд буенча Татарстан чемпионаты узды. Яшел сукнадагы баталияләрдә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск, Лениногорск, Алабуга һәм Әгерҗедән 52 ир-ат һәм 10 кыз катнашты. Җиңүче кубогыннан тыш, приз фонды ир-атлар өчен 16 призлы урынга 100 мең сум һәм хатын-кызлар арасында 4 призлы урынга 15 мең сум тәшкил итте.
8 сентябрьдә Мәскәү һәм Яшьлек проспектлары киселешендә 17:00 сәгатькә кадәр ике юнәлештә дә светофорлар эшләмәячәк. Ремонт эшләрен Автозавод районы электр челтәрләре алып бара.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Яр Чаллы шәһәрендә булды. Иң элек ул видеоконференция режимында эш штабы утырышын үткәрде. Анда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина , Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм муниципаль районнар катнашты.