Күргәзмәдә палеонтологиягә кагылышлы борынгы казылма калдыкларны күрергә мөмкин:
- борынгы мамонтларның;
- бизоннарның;
- турларның;
- йонлач мөгезборыннарның;
- аммонитлар, белемнитлар, брахиоподлар һәм губкалар кебек борынгы диңгез фаунасы калдыкларын.
Кызганыч, алар хәзер Җир планетасын бизәмиләр. Бу экспонатлар — озын һәм төрлечә үткән тормыш шаһитлары. Алар органик дөньяның эволюциясе һәм камилләшүе турында сөйлиләр, геологик тарихны өйрәнергә ярдәм итәләр. Күргәзмә Экология музее хезмәткәрләре оештырган экспедицияләр материаллары нигезендә үткәрелә.
Чара заявкалар буенча үткәрелә. Телефон аша язылырга: +7 (855) 258-39-64.