Г. М. Хакимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясендә кәгазьдә басма графика сәнгате буенча музей дәресләре уза.
Басма графика – сынлы сәнгать төре, аның нигезендә рәсемне басма формадан басма өслеккә күчерү ята. Басма форма – ул үзенчәлекле матрица, ул агачтан, металлдан, пыяладан, таштан яки челтәрдән ясалырга мөмкин. Кораллар яки химик матдәләр ярдәмендә басма форма өслегендә рәсем ясала, ул типография буяулары белән каплана һәм басым астында басма өслеккә күчерелә.
Дәрестә балалар графика сәнгате төре, аның үзенчәлекләре һәм төрләре белән танышачак. Яр Чаллы рәссам-графигы Мингалиев Марат Искәндәр улының иҗаты белән танышачаклар.
Балалар линогравюра техникасында кәгазьгә рәсемнәр бастырачак. Материаллар бирелә.
Мастер-класска түбәндәге телефон номеры буенча язылырга мөмкин: 88552381624