Сәламәтлек саклау идарәсенең төп максаты булып шәһәр территориясендә ашыгыч медицина ярдәме, стационар-поликлиника һәм хастаханә учреждениеләрендә беренчел медицина-санитария ярдәме, йөклелек чорында, бала тудыру вакытында һәм аннан соң хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыру буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләне хәл итү тора.
Идарәнең төп бурычлары:
- Яр Чаллы шәһәре территориясендә халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү;
- халыкка профилактик һәм дәвалау ярдәме күрсәтүне оештыру, медицина реабилитациясен үткәрү өлкәсендә идарә итү;
- гаилә, ана һәм бала сәламәтлеген саклауны оештыру өлкәсендә идарә итү;
- халыкны һәм карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрен дарулар белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү;
- авыруларны профилактикалау, халыкның гигиена белеме һәм тәрбиясе буенча эшчәнлекне оештыру;
- карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең һәм сәламәтлек саклау оешмаларының координациясен һәм үзара бәйләнешен тәэмин итү.
Сәламәтлек саклау идарәсенең функцияләре:
- Россия Федерациясе гражданнарына бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре территориаль программасына туры китереп, Яр Чаллы шәһәре территориясендә беренчел медицина-санитария, ашыгыч, кичектергесез, хоспис, паллиатив ярдәм күрсәтүне оештыру;
- карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрен дарулар һәм башка чаралар, медицина билгеләнешендәге әйберләр, иммунобиологик препаратлар һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин итүне оештыру һәм халыкны дарулар белән тәэмин итүне үстерү һәм ачыклыгы өчен шартлар тудыру;
- сәламәтлек саклауны үстерү, авыруларны профилактикалау, медицина ярдәме күрсәтү, халыкның медицина белеме һәм халык сәламәтлеген саклау өлкәсендәге башка мәсьәләләр буенча программалар проектларын эшләү һәм аларны Яр Чаллы шәһәре территориясендә гамәлгә ашыру;
- карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең профилактик һәм дәвалау эшчәнлеген планлаштыру;
- тирә-яктагылар өчен куркыныч тудыра торган авыруларның таралуы турында халыкны, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша, даими рәвештә мәгълүматландыру;
- халыкның гигиена белемен һәм тәрбиясен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны гамәлгә ашыру;
- үз компетенциясе чикләрендә шәһәр халкының санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү;
- Яр Чаллы шәһәре территориясендә гигиена һәм санитария-эпидемиология чараларын үткәрүдә катнашу, шулай ук үз компетенциясе чикләрендә санитария кагыйдәләренә, нормаларга һәм гигиена нормативларына туры килүне тәэмин итү;
- шәһәр халкына медицина ярдәме күрсәтү буенча карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлеген координацияли;
- карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина ярдәме сыйфаты стандартларына туры килүен контрольдә тота;
- гамәлдәге законнарга туры китереп, карамагындагы территориядә гражданнарны дарулар һәм медицина билгеләнешендәге әйберләр белән тәэмин итүне координацияли;
- карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә халыкны бушлай дәвалау-профилактика ярдәме белән тәэмин итү буенча муниципаль программаларны эшли һәм аларның гамәлгә ашырылышын контрольдә тота;
- үз компетенциясе чикләрендә шәһәр сәламәтлек саклау системасына бюджеттан тыш акчалар җәлеп итүгә ярдәм итә;
- үз компетенциясе чикләрендә санитария кагыйдәләре һәм нормалары таләпләренең, шулай ук карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең минималь җиһазландырылуы һәм төрле типтагы һәм төрдәге карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең штат белән тулыландырылуы буенча дәүләт стандартларының үтәлешен тәэмин итә;
- карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләрен, табибларны, урта медицина хезмәткәрләрен әзерләүне һәм квалификациясен күтәрүне оештыра; югары һәм урта һөнәри белемле белгечләрне максатчан контракт әзерләүне оештыра;
- контроль-инспекция органнары белән берлектә, ведомство карамагыннан һәм милек формаларыннан бәйсез рәвештә, шәһәр территориясендә күрсәтелә торган медицина хезмәтләре куллану базары оешмалары эшчәнлеген тикшерүләр үткәрүдә катнаша;
- карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча эшкә ярдәм итә һәм координацияли;
- карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең төп һәм әйләнеш фондларын кулланылышын контрольдә тота;
- билгеләнгән тәртиптә карамагындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләрен социаль яклау программаларын эшли һәм гамәлгә ашыра;
- билгеләнгән тәртиптә сәламәтлек саклау системасында статистик отчетлылыкны җыюны, эшкәртүне, анализлауны һәм тәкъдим итүне гамәлгә ашыра;
- карамагындагы учреждениеләрнең федераль һәм республика законнарына, сәламәтлек саклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче башка норматив хокукый актларга туры килүен контрольдә тота;
- сәламәтлек саклау өлкәсендә конференцияләр, киңәшмәләр, күргәзмәләр, конкурслар, фестивальләр үткәрүне оештыра һәм аларда катнаша;
- Идарә алдына куелган максат һәм бурычларга туры китереп, башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
Яр Чаллы шәһәрендә 32 дәвалау-профилактика учреждениесе эшли, шул исәптән 10 хастаханә учреждениесе, 26 мөстәкыйль һәм хастаханәләр составына керүче амбулатория-поликлиника учреждениесе, 7 диспансер, 4 стоматология поликлиникасы, 2 медицина үзәге.