Кабул итү графигы
Мәгълүматны йөкләп булмады. Соңрак кабатлап карагыз.
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты – җирле администрация (муниципаль берәмлекнең башкарма-боерык органы).
Башкарма комитетка җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләр һәм федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен вәкаләтләр бирелгән.
Башкарма комитет үз эшчәнлеген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының закон чыгару һәм норматив хокукый актларына, әлеге Уставка, башка муниципаль норматив хокукый актларга туры китереп алып бара.
Башкарма комитет түбәндәгеләрдән тора:
1) территориаль органнар – Башкарма комитетның структур бүлекчәләре булган район администрацияләре:
- Башкарма комитетның Автозавод районы администрациясе;
- Башкарма комитетның Үзәк район администрациясе;
- Башкарма комитетның Комсомол районы администрациясе.
Башкарма комитетның территориаль органын Башкарма комитетның район администрациясе башлыгы җитәкли;
2) билгеләнгән тәртиптә юридик зат статусы бирелә торган Башкарма комитетның тармак (функциональ) органнары;
3) билгеләнгән тәртиптә юридик зат статусы бирелми торган Башкарма комитетның тармак (функциональ) органнары.