Һава торышы Хәзер 03:55 , 15.4 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:55 , 15.4 °C

Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче 45 нче мәктәп — 40 нчы микрорайонның иң эре белем бирү учреждениеләренең берсе. Монда 1,2 мең мәктәп укучысы белем ала һәм 51 педагог эшли. Быел мәктәп үзенең 40 еллыгын билгеләп үтә, ә хәзерге ремонт бина тарихында беренче масштаблы яңарту булды. Ремонт ясау турында карар 40 нчы микрорайон халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң кабул ителде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин белдерде: «Халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң чишелеш табылды. Һәм финанслау да». Элек социаль челтәрләрдә түбә агуы һәм бинаның башка проблемалары турында жалобалар килгән иде. Капремонтның гомуми бәясе — 328,2 млн сумнан артык. Төп чыгымнар — 222,5 млн сумнан артыгы — инженер челтәрләрен яңартуга юнәлтеләчәк. Шулай ук фасадларны һәм түбәне яңарту планлаштырыла. Заказчы — Татарстанның Башстрой. Эшләр берничә этапка бүленгән: бер корпус яңартылганда, дәресләр бинаның башка блокларында дәвам итә — уку процессы туктамыый. Ремонтны яңа уку елына тәмамлау планлаштырыла. Мэр Наил Мәгъдиев объектны шәхсән үзе карап чыкты һәм проблеманың масштабын билгеләде: «Яр Чаллыда ремонт кирәк булган тагын 16 мәктәп һәм 58 балалар бакчасы бар. 70-80 елларда төзелгән барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары мондый хәлгә килгән. Бу мәсьәләне республика җитәкчелеге белән берлектә тикшерәчәкбез». Ремонтка акчалар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә бүлеп бирелде.

Кабул итү графигы