Шимбә, 09 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
КАМАЗ Визит-үзәгендә предприятие тарихына багышланган фотокүргәзмә ачылды

Бүген «КАМАЗ» ААҖ Визит-үзәгендә «КАМАЗ йөзләре» фотокүргәзмәсе ачылды. Бу – предприятиенең тере тарихын аның хезмәткәрләре язмышы аша ачучы аерым проект. Фотокүргәзмә буыннар дәвамчанлыгын, уртак эшкә тугрылыкны ачык күрсәтә һәм «Гаилә» милли проектының максатларына туры килә.

Экспозиция – буыннар арасында күпер һәм конвейердан төшкән һәр йөк машинасы артында һәрвакыт чын кешеләр, аларның иҗади хезмәте, хыяллары һәм җиңүләре торуы турында мөһим искәрмә. Проект фотографлары чын күңелдән чыккан хис-кичерешләрне тотып алырга һәм камазлыларны реаль тормышта нинди булсалар – эшләрендә ихлас, чын һәм чын мәгънәсендә матур итеп сурәтләргә ирешкәннәр.

Очрашу кысаларында ачык фикер алышу узды, анда чара кунаклары спикерларга – предприятиенең күренекле вәкилләренә сораулар бирделәр. Үз истәлекләре һәм тәҗрибәләре белән 90 нчы елларда «КАМАЗ» ААҖнең баш конструкторы, танылган модельләрне булдыруда катнашкан Рамил Азаматов; кою заводының слесарь-көйләүчеләр бригадиры, Социалистик Хезмәт Герое Геннадий Баштанюк; «КАМАЗ» ААҖнең фотограф-ветераны, завод тормышының төп мизгелләрен сурәткә төшергән Вячеслав Бурнышев уртаклашты. 

Кабул итү графигы