Чаллыда 290 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган.Төзелеш өлкәсендәге нәтиҗәләр турында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов хәбәр итте.
Бер ел эчендә төзелешкә 804 һәм объектларны файдалануга тапшыруга 311 рөхсәт бирелгән.
Мәләкәс аръягы торак районының 22 нче микрорайонында 39 нчы күп профильле яңа мәктәп ачылды.