2026 елның 1 гыйнварына муниципаль милек реестрында 276 учреждение исәпләнә.Бу хакта җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Хисап чорында Татарстан Республикасы милкеннән, шулай ук чит оешмалардан 6,8 млрд сумлык милек кабул ителде.
Хисап елында коммуналь хуҗалык объектларына һәм хуҗасыз милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча актив эш алып барылды.Социаль өлкә учреждениеләре инфраструктурасының 197 объекты кадастр исәбенә куелган.