Пәнҗешәмбе, 07 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Портал государственной гражданской службы

Единая база вакансий гражданской и муниципальной службы

Смотреть вакансии →
Civil Service Portal

Unified vacancies base for civil and municipal service

View vacancies →
Civil Service Portal

Unified vacancies base for civil and municipal service

View vacancies →
Яр Чаллы ветераны 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Яр Чаллы ветераны 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Михаил Григорьевич Скоробогатов 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады.

Михаил Григорьевич ТАССРның Яр Чаллы районы Бәтке авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1933 елда гаилә Архангельск өлкәсенә күченә. Сугыш вакытында Татарстанга Бәтке авылында кайта, биредә авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли, соңрак тимерчелектә хезмәт куя. 1946 елда Казанга күчеп китә, «формачы-коючы» белгечлеге буенча һөнәрчелек училищесына укырга керә. Училищены тәмамлагач, 144 нче заводта эшли. 1950 елдан 1954 елга кадәр флотта хезмәт итә. Хезмәтне тәмамлагач, туган авылына кайтып, баржада шкипер булып эшли.

1967 елда Яр Чаллыга яшәргә күчә, монда ул теплоходта капитан булып эшли, ә аннары аны шлюзга эшләргә чакыралар.

Михаил Григорьевичның 2 баласы, 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә.