Бүген Чаллыда Шәһәр Советының V сессиясе узды. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе җитәкчесе Светлана Мулюкова чыгыш ясады.
«Авырлыкларга карамастан, без социаль-мәдәни өлкә белән бәйле кайбер проектларыбызны укытучыларга, тренерларга, спортчыларга өстәмә түләүләр буларак финанслыйбыз», — дип шәрехләде Чаллы хакиме Наил Мәһдиев.