Чаллыда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган бәйрәм концерты булды. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Рәсми өлеш башланыр алдыннан ул учреждение холлында оештырылган күргәзмәне карады. Анда удмурт, мари, мордва, Казахстан, башкорт һәм башка халыкларның милли киемнәре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә катнашучылар мэрны төрле халык биюләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Билгеләп үтик, бүген Яр Чаллыда 22 милли берләшмә эшли.