Яр Чаллыда "Рәсәй эше" кадрлар үзәге тугыз меңгә якын вакансия тәкъдим итә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 420 граждан теркәлгән. Ел башыннан кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 8 953 кеше мөрәҗәгать итте.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 420 граждан теркәлгән. Ел башыннан кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 8 953 кеше мөрәҗәгать итте.
Башкарма комитетның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, идарә эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2021 елның 1 яртыеллыгында шәһәр бюджеты 530,5 млн сумга тулыланды, план күрсәткечләре исә - 344 млн сум. Өстәмә рәвештә 186,4 млн сум кергән, үсеш 55% тәшкил итә.
Яр Чаллыда җылылык белән тәэмин итү беренче чиратта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка социаль объектларда башланачак.
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче компонентны 121 220 кеше, икенче компонентны 104 921 кеше ясаткан.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев атналык аппарат киңәшмәсе барышында шәһәрнең яңа уку елына әзерлегенә йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, күп елларга беренче тапкыр Чаллыда бер вакытта ике гомуми белем бирү учреждениесе - Замелекесьеда гимназия һәм Чулман проспектындагы полилингваль гимназия төзелде. Инвестицияләрнең гомуми бәясе 3 млрд сумнан артып киткән. Моннан тыш, август аенда өч яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, бу 600дән артык баланы урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.