Чаллылыларның медицина мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкинлекләре булачак
14 сентябрьдә 14:00дән 16:00гә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр. Ул Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында Карл Маркс ур., 61 адресы буенча узачак.