1 июльдән Пенсия фонды йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә пособие алу өчен гаризалар кабул итә
1 июльдән Пенсия фонды авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызларга һәм 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә ай саен бирелә торган яңа пособиеләргә гаризалар кабул итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 70 меңнән артык гариза кабул ителгән. « Шәһәр буенча аерым санны аерып булмый, чөнки база Татарстан буенча берләштерелгән », – дип аңлатты Россия Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов.