Чаллы депутатлары уртак утырыш үткәрде
Биш комиссия утырышы онлайн-форматта узды, аны шәһәр мэры Наил Мәһдиев алып барды. Көн тәртибендә 16 сорау каралды. Фикер алышыр алдыннан, мэр вакцинацияләүнең мөһимлеге турында искәртте. « Бүген теләсә кайсы гражданны түләүсез вакцина белән тәэмин итү өчен дәүләт тарафыннан барлык чаралар да каралган. Кешеләргә прививка ясауның мөһимлеген аңлатырга кирәк, безнең очракта моның турында сөйләргә кирәк », - диде һәм сүзне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюковага бирде.