Җомга, 29 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

1. Терминнар һәм билгеләмәләр

1.1. Оператор — Яр Чаллы шәһәре мәгълүмат системаларын һәм сервисларын эксплуатацияләү, шулай ук шәһәрнең мәгълүмати ресурсларына керүне тәэмин итү белән шөгыльләнүче дәүләт органнары һәм оешмалар.

1.2. Серсүз — сервиста яки Яр Чаллы шәһәре мәгълүмат системасында теркәлгән вакытта билгеләнгән тәртиптә формалаштырыла торган хәрефле-санлы һәм махсус символлардан торган уникаль эзлеклелек. Ул Кулланучыга әлеге мәгълүмат системасына яки сервиска соңрак керү мөмкинлеге бирү өчен кулланыла.

1.3. Кулланучы — билгеләнгән тәртиптә Яр Чаллы шәһәре сервисларына, мәгълүмати ресурсларына һәм мәгълүмат системаларына керергә теләгән яки керү хокукын алган физик яки юридик зат.

1.4. Теркәлү — Яр Чаллы шәһәре мәгълүмат системасына, сервисына яки мәгълүмати ресурсына керү өчен кирәкле мәгълүматны беренчел тапкыр кертү.

1.5. Сервис — Яр Чаллы шәһәре мәгълүмат системаларының, мәгълүмати ресурсларының яки аларның аерым элементларының (субсистемаларының) үзара бәйләнешен тәэмин итә торган программа кушымтасы, программа һәм (яки) техник чара.

2. Гомуми нигезләмәләр

2.1. Әлеге Килешү Кулланучының Яр Чаллы шәһәре мәгълүмати ресурсларына керүен оештыру кагыйдәләрен, шулай ук шәһәрнең сервислары һәм мәгълүмат системалары мөмкинлекләреннән файдалану тәртибен билгели. Килешү 2.3 пунктында каралган тәртиптә Кулланучы аның шартлары белән ризалыгын белдергән мизгелдән үз көченә керә.

2.2. Яр Чаллы шәһәре мәгълүмат системалары, сервислары һәм мәгълүмати ресурслары дәүләт хакимияте органнарының һәм аларга караган оешмаларның вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итә, Россия Федерациясе законнары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль хокукый актлары нигезендә эшли.

2.3. Яр Чаллы шәһәре мәгълүмат системасын һәм (яки) сервисын куллана башлаганнан соң, яисә теркәлү процедурасын узгач, Кулланучы әлеге Килешү шартларын тулысынча кабул иткән дип санала.

2.4. Килешү махсус хәбәр итүсез үк Интернет челтәрендә яңа редакцияне урнаштыру юлы белән үзгәртелергә мөмкин. Яңа редакция, әгәр анда башкача каралмаган булмаса, урнаштырылган мизгелдән үз көченә керә.

Кабул итү графигы