Һава торышы Хәзер 16:28 , 23 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:28 , 23 °C
Күргәзмә  ·  +6

«Дуслык сере: сәхифәләрдән ач» китап күргәзмәсе

  • +7 (855) 258-55-11
«Дуслык сере: сәхифәләрдән ач» китап күргәзмәсе

Чара турында

Барлык халыклар да барлык чорларда да дуслыкны иң зур иҗтимагый һәм әхлакый кыйммәт дип санаганнар. Төрле илләрдә дусларга багышланган бәйрәмнәр булуы гаҗәп түгел. Шуларның берсе – Халыкара дуслар көне. Бу бәйрәм бөтен дөньяга билгеле һәм ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган, авыр чакта ташламаган дусларга һәм якын кешеләргә багышланган.

Дуслык һәрвакыт кеше тормышында зур кыйммәт булып саналган, чөнки чын тугры дус табу – зур бәхет. Кешелеккә дусларның мөһимлеген искәртергә, дусларның тугрылыгын һәм таяныч булуын кадерләргә өйрәтергә дип, бу бәйрәм оештырылган. Халыкара дуслар көне – рәсми булмаган бәйрәм, ләкин елдан-ел аны билгеләп үтүчеләр саны арта бара. Бу көн шулай ук дуслыкка багышланган китапларның күплеген искә төшерү өчен дә бик уңайлы. Әдәбиятта тугры дуслар турындагы мисаллар бик күп.

Китапханәнең яшь укучылары китап сәхифәләрендә үзара аңлашу, ышаныч, хөрмәт, сабырлык, кешеләр белән аралаша белү, бер-береңә ярдәмгә килү кебек дуслыкның мөһим сыйфатларын табачаклар.

Күргәзмәдә язучыларның искиткеч китаплары тәкъдим ителәчәк: В. Драгунскийның «Дениска хикәяләре», Н. Носовның «Белмәмеш маҗаралары», В. Осееваның «Тылсымлы сүз» әкиятләре һәм хикәяләре, В. Катаевның «Җиде таплы чәчәк», А. Толстойның «Алтын ачкыч», Е. Велтистовның «Электроник маҗаралары» – бу һәм башка әдәби әсәрләр балалар йөрәгендә ныклы һәм тугры дуслык нигезләрен саларга ярдәм итәчәк.
Бу китаплар кемгәдер үз тирә-юнендәгеләрне яңадан бәяләргә һәм гомерлек тугры дус табарга булышыр.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 58-55-11

Расписание

2
симшәмбе 02 июнь
09:00
3
чәршәмбе 03 июнь
09:00
4
пәнҗешәмбе 04 июнь
09:00
5
җомга 05 июнь
09:00
8
дүшәмбе 08 июнь
09:00
9
симшәмбе 09 июнь
09:00
10
чәршәмбе 10 июнь
09:00
11
пәнҗешәмбе 11 июнь
09:00

Мәйданчык турында мәгълүмат

Оештыручы +7 (855) 258-55-11  ·  касса
Үткәрү урыны

Детская библиотека – филиал № 11 г. Набережные Челны, Респ. Татарстан, г. Набережные Челны, б-р. 60-летия Октября, д. 5

Бу урында чаралар

Кабул итү графигы