Пәнҗешәмбе, 07 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Портал государственной гражданской службы

Единая база вакансий гражданской и муниципальной службы

Смотреть вакансии →
Civil Service Portal

Unified vacancies base for civil and municipal service

View vacancies →
Civil Service Portal

Unified vacancies base for civil and municipal service

View vacancies →
«Бергәләп буранны да җиңәрбез»: Яр Чаллы яшьләре шәһәргә ярдәмгә килә

Үзәк районында 13, 17 һәм 18 нче мәктәп укучылары махсус хезмәтләр белән бергә җәмәгать урыннарын кардан чистартуга алынды. Дәрт һәм күтәренке кәеф белән алар Энтузиастлар бульварын, Габдулла Тукай исемендәге скверны һәм Төзүчеләр бульварын тәртипкә китерде. Алар чистарткан сукмаклар — үз шәһәренә карата кайгырту билгесе.

Яр Чаллы политехник көллияте студентлары да читтә калмады. Алар өчен «Гренада» паркын чистарту эшләрендә катнашу инде яхшы традициягә әверелгән.

Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә сукмаклар чистартылды, һәм парк яңадан җәяүлеләр өчен ачык.

Мондый инициативалар шуны күрсәтә: берләшсәк, без теләсә кайсы буранны да җиңә алабыз. Шәһәр яшьләре  Яр Чаллы тормышында актив катнаша.