Үзенчәлекле кызлар мода күрсәтүдә подиумны яулады
Чараны «Планета Добра» инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм үзәге оештырды: сәламәтлекләре чикләнгән унбер үсмер кыз профессиональ модельләр белән бергә подиумга чыкты. Бу – алга адым ясарга батырчылык тапкан үзенчәлекле балалар һәм аларны шатланып хупларга әзер булган дөнья турында тарих..