Яр Чаллыдан 900 кг гуманитар ярдәм озатылды
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча системалы эшне дәвам итә. Чираттагы, унынчы адреслы гуманитар йөк партиясе Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә озату өчен әзерләнде.