Пәнҗешәмбе, 07 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Портал государственной гражданской службы

Единая база вакансий гражданской и муниципальной службы

Смотреть вакансии →
Civil Service Portal

Unified vacancies base for civil and municipal service

View vacancies →
Civil Service Portal

Unified vacancies base for civil and municipal service

View vacancies →

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләрен «Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» акциясендә катнашырга чакыра. Әлеге чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында 9 апрель көнне 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак.

Чара Идарә эшчәнлеге турындагы мәгълүматларның ачыклыгын һәм ирешү мөмкинлеген арттыру, шулай ук эшмәкәрләргә ведомство компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча бушлай консультация ярдәме күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Белгечләр санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар, контроль-күзәтчелек чараларын оештыру һәм үткәрү тәртибе, шулай ук Идарә вәкаләтләре кысаларындагы башка актуаль сораулар буенча җавап бирәчәкләр.

Консультацияләр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат. Чарада катнашу өчен алдан язылу сорала, телефон: (8552) 32-06-78. 

Катнашу бушлай.