Белешмәләр өчен телефон: (88552) 30-55-78.
5 февраль көнне «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» республикакүләм фестиваленең муниципаль этабы узачак. Хәзерге вакытта гаризалар кабул ителә.
Шәһәркүләм этапта җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Беренче урын өчен - 50 мең, икенче - 40 мең, өченче урын яулаучыга 30 мең сум бирелә. Җиңүче Чаллы данын республикакүләм этапта яклаячак.
Гаризалар 5 февральгә кадәр кабул ителә. Документларны festival.ehovekov@tatar.ru почтасы аша җибәрергә мөмкин.